Анекдотлар

Биш хәрефле сүз

Бер малай мәктәптән кайта. Әбисе:
– Оныккаем, нәрсә өйрәндең бүген.
– Биш хәрефле сүз.
Моны ишетүгә әбисе колак төбенә берне суга. Әнисе кайткач әнисе сорый:
– Улым, бүген нәрсә өйрәндегез?
– Биш хәрефле сүз.
Моны ишеткәч әнисе икенче колак төбенә берне тамыза.
Әтисе кайта. Бу хәлләрне ишеткәч сорый:
– Улым, нинди сүз соң ул?
– Ботак.
Әтисе әнисенең колак төбенә җибәрә. Малай:
– Әти, әбигә дә берне җибәр , әллә ниләр уйлап ятмасын

Похожие статьи

Добавить комментарий

Проверьте также
Закрыть
Кнопка «Наверх»