Анекдотлар

Так и надо !!!

Бер карчык янына Кирееводанмы әллә Бишбматманнанмы бер марҗа килеп йөргән. Ул теге карчыкка үзенең авыр хәле, тормышының катлаулы булуын сөйләгән.

Тик безнең авыл карчыгы теге марҗаның бер сүзен дә аңламаган, үзе дә “Так и надо…” дигән башка сүз белмәгән. Теге марҗа сөйләгәндә аның хәленә кереп башын селкеп “Так и надо, так и надо…” дип утырган икән. Теге марҗа: моңа сөйләгән мин җүләр, дип китеп барган ди, һәм башка күренмәгән дә.

Похожие статьи

Добавить комментарий

Кнопка «Наверх»