Анекдотлар
Перт-перт зупе…
Мәктәптә немец теле дәресен бик күп еллар буе Хасанова Алсу апа укытты. Шулай бер дәрестә укучыларга төрле ашларның немец телендә ничек яңгыравын, әйтелешен өйрәткән Алсу апа.
Шул көнне ашханәдә борчаклы аш пешергән булганнар. Алсу апа көндезге ашка дип ашханәгә төшкәч, өйрәткән классыннан белеменәрен тикшерү максатыннан бу ашның немец телендә ничек яңгырашын сораган. Укучылар белмәгән, шунда бер укучы каушап калмаган: “Перт-перт зупе”, дип җавап биргән…