Анекдотлар

Китте бодай Бишбатманга

Элек заманнарда авылдагы бер кешенең ел саен чәчкән икмәге уңмый торган булган. Аларга килеп йөри торган бишбатман урысының икмәге бик уңа икән. Шунлыктан бу кеше икмәк чәчкәндә бары урысча гына сөйләшергә булган. Улына да өйрәтеп куйган: Әгәр мин сиңа “Сынок дай мешок” дип әйтсәм, син миңа капчыкны алып килеп бирерсең, дигән. Шулай килешеп болар чәчүгә киткәннәр. Бу кеше чәчеп, кыры уртасына килеп җиткәч, җир башындагы улына “Сынок, дай мешок” дип кычкырган. Улы: Әти, капчыкнымы? – дип кычкырган. Шунда теге кеше: булмады инде, тагын китте бодай Бишбатманга, дип әйткән ди. Хәзерге вакытта да авылда берәр әйбер ватылса яисә югалса “Китте бодай Бишбатманга” дигән әйтем кулланыла.

Похожие статьи

Добавить комментарий

Проверьте также
Закрыть
Кнопка «Наверх»