Анекдотлар
Әни холодильникны ачык калдырган
Бүген булды бу хәл. Ялга кар көрәргә кайткан идем. Сарык абзары башын кардан чистартып ятканда карыйм, күрше “камәр” (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “камәр” сүзе “ай”, ягъни “луна”) Рәдифе ишек алдыннан кар чыгара.
— Сәлам, күрше! – дип кычкырдым мин. – Әллә карны өйдән ташыйсың инде?
— Ийе! – дип җавап бирде Рәдиф. – Әни холодильникны ачык калдырган, өйне кар тутырган, – дип җавап бирде ул югалмыйча шаяртып. 🙂
— Алай булгач, сезнең холодильник аркасында быел кыш салкын и карлы булды инде, – дим мин.
— Ийе, – ди Рәдиф. – Холодильникны яптым, тиздән җылыта, яз җитә, – ди ул. 🙂